Рашат Низаминың тууына 75 ел
Язучы Рашат Низамиевнең тууына 75 ел уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә аның китапларына күзәтү ясала. Рашат Мияссәр улы Низамиев – татар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт университетында укый, аннары Олы Битаман урта мәктәбендә укыта. Рашат Низамиев мәктәп елларында яза башлый. 1980 елда аның «Йолдызлы яңгыр» исемле беренче шигырь китабы дөнья күрә. Әдипнең иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе – күренекле татар композиторының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган «Фәрит Яруллин» романы.
