Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева

1 март көнне балалар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләлә Сабировага (Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы) 78 яшь тулды. Ләлә Нәгыйм кызы күп еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир урынбасары, соңыннан баш мөхәррир булып эшли. XX гасырның 60 нчы елларыннан республика газета–журналлары битләрендә басыла башлый. Ләлә Гыймадиева Биектау районының Мәмдәл авылында туып үскән якташыбыз. Биектау авыл китапханәсендә балалар язучысының иҗаты белән танышу әңгәмәсе булды. Китапханәче чара барышында Л.Гыймадиеваның тормыш юлы, иҗаты  һәм аның китаплары белән таныштырды.