Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тылсымлы балалар китаплары дөньясы

Бөтендөнья кычкырып уку көненә Коркачык авылы китапханәсе яшь китап сөюче дусларын китаплар укырга чакырды. Балалар китапларын барысы да ярата. Аларның мавыктыргыч сюжетлары, матур, төсле иллюстрацияләре беркемне дә битараф калдырмый. Китап уку -вакытны файдалы уздыру өчен тагын бер яхшы сәбәп кенә. Чара барышында балалар балачак дөньясына чумдылар, яраткан китап геройлары белән очраштылар,  яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар. Чара ахырында катнашучылар «Геройны танып бел» викторинасында катнаштылар.