Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте утырышы
2025 елның 6 мартында үзәк район китапханәсендә Биектау районының туган якны өйрәнү җәмгыяте утырышы булды.
Көн тәртибендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Биектау районының 90 еллыгы, С.Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу кебек актуаль мәсьәләләр бар иде. Шулай ук бу вакыйгалар кысаларында оешманың планлы чараларын да карадылар.
Туган якны өйрәнү җәмгыятенең 2024 елдагы эшчәнлеге һәм 2025 елга эшне планлаштыру буенча оешма рәисе Салиев Р. З. чыгыш ясады.
Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Биектау районы ветераннар Советының яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә уртак эшчәнлек перспективалары турында М.Н. Касюков сөйләде.
«Иске Казан музей-тыюлыгы» ның фәнни хезмәткәре Л.А. Ахромова аудиторияне музей тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган булачак чаралар белән таныштырды. Биектау районының 90 еллыгына багышланган видеороликлар конкурсы турында туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Нәҗметдинова Л. Р. сөйләде.
