Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре

7 февраль көнне Олы Битаман авылы китапханәчесе «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Чара башында китапханәче балаларга интернет киңлекләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, бөтендөнья пәрәвезендә аларны сагалап торган куркынычлар турында сөйләде. Бу актуаль темага әңгәмә «Куркынычсыз интернет. Миф яки чынбарлык» исемле презентация ярдәмендә үткәрелде. Укучылар социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре һәм технологияләре, кибербуллинг объекты булмау һәм интернет-алдакчы кармагына ничек эләкмәү турында мәгълүмат алдылар, вируслар һәм зарарлы программалар турында белделәр, челтәр этикеты белән таныштылар. Чара азагында балалар «Куркынычсыз интернетмы, юкмы» дигән тест сорауларына җавап бирделәр.​