Ягез әле, әниләр
Халыкара хатын – кызлар көне – 8 Март уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Могҗизалар кыры» уены уздырылды. Уенның темасы зирәклек һәм матурлыкка багышланды, әниләребез хатын-кыз тематикасы белән бәйле сүзләрне һәм фразаларны чиштеләр. Биремнәр Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән алынды. Уен өч раундта уздырылды, аларның һәрберсендә 3 уенчы катнашты. Алып баручы таблода күрсәтелгән сүзнең шартын әйтте, ә уен барышында күрсәтмәле киңәшләрен бирде. Уенчылар чиратлашып барабан әйләндерделәр. Барабанда төрле сандагы очколар һәм секторлар чыгарга мөмкин иде.Шулай итеп һәркем үзенең бәхетен сынады
