Әнигә бүләк
7 март көнне Шигали авылы китапханәсе мөдире Урта кулле мәктәбе укучылары өчен чара үткәрде. Чара барышында балалар яраткан әниләренә бүләк итеп киндер белән тарттырылган магнитларны буяп күрсәттеләр. Китапханәче балаларга адым саен эш барышын аңлатып, Ван Гогның, Иван Иванович Шишкинның китапларын күрсәтте. Балалар яңа төсләр алырга һәм юка пумала белән эшләргә өйрәнделәр. Балалар «Ежик» журналын карап, китаплар белән кызыксындылар, ойдә уку өчен матур әдәбият алдылар.
