Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хатын-кыз – ул серле табышмак!

Барыбызның да яраткан бәйрәме – 8 Март якынлаша. Бөтен планета диярлек 8 Мартны чын хатын-кызга, аның матурлыгына, зирәклегенә һәм дөньяны коткаручы хатын-кызларга табыну көне буларак билгеләп үтә. Халыкара хатын-кызлар көненә Чернышевка авыл китапханәсендә 4 бүлектән торган китап күргәзмәсе әзерләнде. Беренче бүлектә күренекле хатын-кызлар турында китаплар тәкъдим ителде. Икенче бүлектәге китаплар белән танышып, матур чәч кисәргә, матурлык рецептларын табарга, өй шартларында массаж ясарга өйрәнергә мөмкин. Өченче бүлектәге китапларда  китап укучыларга популяр бәйрәмнәрдә әзерләргә оригиналь ризыкларның рецептларын  табу мөмкинлеге ачылды. Соңгы  бүлектә чәчәк үстерү һәм кул эшләре буенча китаплар тәкъдим ителде.