Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ягез әле, егетләр!

Сая авыл китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында «Ягез әле, егетләр!» исемле квест – уен үткәрде. Очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы – Ватанны саклаучылар көне турында сөйләшүдән башланды. Егетләр зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп конкурсларда көч сынаштылар. Уен барышында катнашучылар гаскәрләрнең төрләрен, хәрбиләрнең һөнәрләрен, шулай ук хәрби батырлык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда хәрби темага матур әдәбият тәкъдим ителде.