Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Куркынычсыз интернет»

07 февраль көнне Күл авылы китапханәсендә Халыкара куркынычсыз Интернет көнендә укучылар өчен «Куркынычсыз интернет»темасына мәгълүмати стенд әзерләнде. Көн саен без эш коралы, элемтә чарасы һәм күңел ачу мөмкинлеге булып хезмәт итүче Интернетны кулланабыз. Ләкин бөтендөнья челтәренең уңай һәм тискәре яклары бар. Кунаклар тәкъдим ителгән мәгълүмат белән таныштылар, Интернет челтәренең җаваплылыгы һәм куркынычсызлыгы турында әңгәмә тыңладылар. Китап укучылар игътибарына китапханә фондыннан китаплар һәм матбугат тәкъдим ителде.Шулай ук һәр укучыга социаль челтәрләрдә куркынычсызлык советлары белән белешмәлек тәкъдим ителде.