Тукымага буяу
«Пушкин картасы» программасы буенча яшьләр өчен «Тукымага буяу» мастер-классы үткәрелде. Китаплар һәм журналлар ярдәмендә китапханәче чарада катнашучыларны тукымага буяу тарихы һәм техникасы белән таныштырды. Алга таба чараның практик өлешендә балалар тукымага рәсем ясауның төрле ысулларын өйрәнделәр, аларның һәркайсының үз үзенчәлекләре бар. Иң гади ысул – трафаретлар куллануга тукталдык. Мәктәп укучыларына мөстәкыйль рәвештә шопперны – заманча яшьләрнең модалы һәм кирәкле аксессуарын язарга тәкъдим ителде. Балалар яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.
