Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Сугыш уты күргән балачак»

8 февраль көнне Коркачык авылы китапханәсендә «Сугыш уты күргән балачак» дип аталган хәтер сәгате узды.Чарада катнашучылар 8 февральнең яшь герой-антифашистны искә алу көне булуын һәм ни өчен нәкъ менә шул көн сайлап алынуы турында белделәр. Чара Бөек Ватан сугышы вакытында өлкәннәр белән беррәттән сугышкан кыю малайлар һәм кызларның батырлыгы турында видеофильм белән үрелеп барды. Китапханәче балаларны  «Дети – герои Великой Отечественной войны», «Рассказы о войне»  китаплары белән таныштырды. Яшь геройлар Лена Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова турында хикәяләрне балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Мондый чараларны уздыру бик  мөһим һәм кирәк. Без тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен гомерен дә кызганмаучыларны онытырга беркемнең дә хакы юк.