Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәгълүмат сәгате

    8 февральдә Яшь антифашистларны искә алу көненә багышлап, Чернышевка мәдәният йорты белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән яшь геройлар: Валя Котик, Володя Дубинин, Марат Казей, Лёня Голиков, Зина Портнова һәм башкалар турында сөйләдек, алар турында презентация һәм видеоролик карадык. Шулай ук китапханә фондыннан күргәзмә оештырдык. Биредә Владимир Богомоловның «Иван», «Зося»,  Валентин Катаевның «Сын полка», Елена Ильинаның «Четвертая высота» һәм башка китаплар куелды.