Урман патшалыгы
Үз кагыйдәләре буенча яшәгән урман кеше күзеннән яшерелгән күпме серләр саклый. Аның кайбер серләрен ачу өчен Олы Битаман авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче презентация ярдәмендә урман массивларының байлыгы, үсемлекләр һәм тереклек ияләре, урманның әһәмияте, аны саклау турында мәгълүмат бирде, урман тематикасына китаплар белән таныштырды. Бу көнне балалар урман һәм анда яшәүчеләр турында яңалыклар белделәр. Дәүләт территориясенең яртысыннан күбрәген урманнар биләгәнен белделәр. Алар планетаның үпкәләре, чөнки җирдә кислородсыз тереклек юк. Балачактан ук урман серле, тылсымлы, яхшы һәм ышанычлы дус булып тора.
