Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Нәүрүз бәйрәме

20 март көнне Биектау авыл китапханәсендә Язгы көн белән төн тигезләшүгә багышланган Нәүрүз бәйрәме турында әңгәмә узды. Китапханәче кешеләрнең әлеге бәйрәмгә ничек әзерләнүләре, аны бүгенге көндә ничек уздырулары, бәйрәм вакытында өстәлгә нинди үзенчәлекле әйберләр куелуы һәм бу көнне якыннарыңа мәхәббәт, өлкән буын кешеләренә хөрмәт һәм кайгырту күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында «Нәүрүз – яз бәйрәме» исемле презентация күрсәтелде.