Китаплар иленә сәяхәт
2025 елда балалар китабы атнасына 82 ел тула! Балалар китабы атналыгы-үзебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул 1943 елдан бирле үткәрелә. Бу балалар әдәбияты һәм балалар китабы бәйрәме балаларны да, өлкәннәрне дә һәрвакыт сөендерә. 24 мартта Биектау авыл китапханәсендә «Китаплар иленә сәяхәт» балалар китабы атналыгы ачылды. Китапханәче яшь укучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, китапханәдә булган балалар китапларының төрлелеген күрсәтте.
