Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исәнме, Яз!

Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. «Яз чәчәкләр белән ямьле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Чарада катнашучылар төрле  уеннарда актив катнаштылар: капчык киеп йөгерү, йомырка белән йөгерү, шакмаклар җыю, кистек ыргыту, «кар йомрысын» капчыкка җыю. Кыш бабайны озатып, язны, Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Балалар һәм өлкәннәр коймак һәм бәлеш белән чәй эчтеләр, төрле ярмалардан пешерелгән бәйрәм боткасы белән сыйландылар.