Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җавап эзләп

Үзәк балалар китапханәсендә балалар китабы атнасының өченче көне күңелле һәм дәртле узды. Ике командага бүленеп, чарада катнашучылар «Җавап эзләп» әдәби викторинада җавап эзләделәр. Барлык балалар да әдәби викторинада кызыксынып катнаштылар, тапкырлык һәм зирәклек күрсәттеләр, А.С. Пушкин әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Мастер-класста балалар пластилиннан үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар.