Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Киләсе тукталыш – сәламәтлек

Балалар китабы атналыгы дәвам итә һәм киләсе тукталыш – сәламәтлек. Чернышевка авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләр турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук, балалар сәламәт яшәү рәвеше, спорт төрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән бәһасез бүләк. Аннан башка тормышны кызыклы һәм бәхетле итү бик кыен. Әмма без бу бүләкне бик еш юкка чыгарабыз, сәламәтлекне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик кыен икәнен онытабыз.