Китап белән дөнья игелекле һәм яктырак
Балалар китабы атнасының икенче көнендә балалар танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең иң мәшһүр шигырьләре һәм әкиятләре буенча «юлга» чыктылар. Яшь тамашачылар «Китап атнасы» барлыкка килүнең кызыклы тарихы белән таныштылар. Китапханәче «яраткан китапларының геройлары» исемле конкурс үткәрде. Бәйрәм программасы барышында балалар әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, балалар язучылары һәм китап геройлары белән таныштылар. Бәйрәм әкият геройларыннан башка үтмәде. Кунакка яраткан персонажлар: китап Королевасы, итекле мәче килде. Алар балалар белән бергә уйнадылар һәм табышмакларны чиштеләр
