Геннадий Цыферов әкиятләре
Балалар китабы атналыгы кысаларында Биектау авыл китапханәсендә китапханәче язучы-әкиятче Геннадий Михайлович Цыферов иҗатына багышланган чара уздырды. Балалар язучы Геннадий Цыферовның Генрих Сапгир белән берлектә «Лошарик», «Лягушонок ищет папу», «Мой зеленый крокодил» һәм башка бик күп танылган һәм яраткан мультфильмнарга сценарийлар язуы турында белделәр. Укучылар язучының күңелле һәм моңсу, ләкин бик игелекле әкиятләре белән таныштылар, чара ахырында «Лошарик» исемле мультфильм карадылар.
