Укучылар өчен ләззәт бәйрәме
Менә 2025 балалар китабы атнасы да үтеп китте. 28 мартта Үзәк балалар китапханәсендә төрле мастер-класслар оештырылды. Ләкин башта балалар үзләре катнашындагы видеороликны карадылар, ул үз эченә бу атнаның фотосурәтләрен җыйды. Үзәк китапханәнең уку залында караганнан соң, балалар интерактив викторинада катнаштылар. Комплектлау бүлегендә кире кайтару кәгазьләрен ябыштырдылар һәм яңа килгән китапларга мөһерләр куйдылар. Мастер-класста балавыз шәмнәр, тукымага рәсем тешерделәр һәм анти стресс уенчыклар ясарга өйрәнделәр. Күңелле музыкага фантлар узды. Китапханәдә үткәргән вакытка балалар бик шатландылар.
