Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рус мәкалләре

Быелгы ел Татарстанда Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан Усад авыл китапханәсендә “Рус мәкалләре” дигән интеллектуаль уен-викторина уздырылды. Чара барышында китапханәче балаларны мәкальләрнең килеп чыгу тарихы турында таныштырып узды,  рус мәкальләрен туплап, халыкка җиткергән язучылар Н.В.Гоголь, А.П.Чехов, М.А.Шолохов, В.И.Даль һәм башка язучыларның иҗатлары белән таныштырып үтте, әйтемнәр һәм мәкальләр бер-берсеннән ни белән аерылып торалар, шул турыда да сөйләде. Балалар бик теләп  табышмаклар, башваткычлардан торган викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә “Рус мәкалләре” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.