Кошлар дөньясы
Дачное авыл китапханәсе китапханәчесе «Березка» балалар бакчасында булды һәм Халыкара кошлар көненә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу экологик бәйрәм Россия Федерациясендә билгеләп үтелә торган кошларга багышланган иң танылган бәйрәм булып тора. Бәйрәмне үткәрү вакыты очраклы сайланмаган: нәкъ шул вакытта җылы яклардан кошлар кайта. Балалар кошлар турында табышмакларга җавап таптылар, терле кошларның тавышларын таныдылар, музыкаль кош күнегүләрен ясадылар һәм кошлар турында китаплар карадылар.
