«Үткәннәрне күзаллау»
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысалароында 10 февральдә Чернышевка авылы китапханәсендә «Үткәннәрне күзаллау» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә куелган китаплар аша укучы гасырлар буена җыелып килгән халык авыз иҗатының кабатланмас бай хәзинәләре белән танышып, борынгы әдәби чыганаклар аркылы халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында күп мәгүлүмат ала алды.

