Сәламәт булу – модалы
7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә яшь укучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча телдән журнал үткәрелде. Чараның программасына фәнни-популяр әдәбият белән китап күргәзмәсенә күзәтү; начар гадәтләр, сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнү турында әңгәмә-диалог; сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик карау; фикер алышу керде. Моннан тыш, балалар китап персонажлары һәм мультипликацион фильмнар геройлары белән бергә сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен: чыныгу, көн режимы, гигиена белән таныштылар. Шулай ук китапханәче «Спорт энциклопедиясе» китабына җентекле күзәтү ясады.
