Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар безнең дусларыбыз.

Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшьләндерә, дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар-табигать матурлыгы. Әкренләп безнең кошлар җылырак яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме? Без алар өчен оялар төзедекме?
Һәр ел саен яз җитү белән күчеп йөрүче кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен, балалар шатланалар һәм үз шатлыкларын уртаклашалар. Быел да, кошларны каршы алып, Казаклар авыл китапханәсендә «Кошлар безнең дусларыбыз»дип исем астында кошларыбызга оялар,җимлекләр ясап агачларга урнаштырдык.Кошлар турында әңгәмә үткәреп,Г.Лотфи «Сыерчык», Г.Афзал «Песнәк»шигырьләрен укып үттек.