Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Куркынычсыз интернет

13 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атнасы кысаларында «Инфозайка» дип аталган интеллектуаль уены узды. Чара Интернет челтәре һәм аның хәзерге тормыштагы роле турында сөйләшүдән башланды.  Балалар «Безнең виртуаль интернет дустыбыз» видеоролигын карадылар.

Аннары, ике командага бүленеп, «Инфозайка»интеллектуаль уенына керештеләр. Сорауларга җавап биреп, интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча укучылар яхшы белемнәр күрсәттеләр.

Чара «Пушкин картасы»программасы буенча узды.