Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иске яңаны саклый

«ЭКОяз – 2025» Республика конкурсы кысаларында Биектау авыл китапханәсе иске чүпрәкләрдән (джинсы чалбардан) тоткычлар тегү буенча мастер-класс үткәрде. Китапханәче аш бүлмәсендә теләсә кайсы хуҗабикәгә кирәк булачак файдалы һәм кирәкле әйберне үз кулларың белән тегүнең ничек җиңел булуы турында сөйләде. Тоткыч аш бүлмәсен  тулыландырырга ярдәм итә һәм анда җылы һәм уңайлы атмосфера тудыра, шул ук вакытта китапханәдә үткәргән кызыклы һәм файдалы вакытны искә төшереп тора.