Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугыш турында китаплар укыйбыз

Авыл китапханәсе мөдире «Тылсымлы замок» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга олылар белән бергә Ватанны яклаган һәм сугыш елларында каһарманлык күрсәткән балалар һәм яшүсмерләр турында сөйләде, сугыш турында шигырьләр һәм хикәяләр укыды, Бөек Ватан сугышында халкыбызның каһарманлык батырлыклары турында балалар әсәрләренә күзәтү үткәрде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чара мастер-класс белән тәмамланды:  тәрбияләнүчеләр георгий тасмасы белән Тынычлык күгәрчене ясадылар.