Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәтлеккә адым

Усад авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне – 7 апрель уңаеннан «Сәламәтлеккә адым» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше, Дөрес туклану, физик активлык һәм сәламәтлекне ныгытуга багышланган китаплар һәм басмалар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы.