Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яратам һәм ышанам

Ирек Сабиров – шагыйрь, Россия һәм Татарстан язучылары һәм Россия журналистлары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Шигырьләрендә ул шагыйрь һәм шигърият турында, хатын-кызга, туган иленә, үзе яшәгән һәм эшләгән Еманжелинск шәһәренә, әти-әниләренә, дусларына һәм  кешеләргә булган мәхәббәте турында яза.

    Биектау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Ирек Сабиров иҗатына багышланган «Яратам һәм ышанам» исемле әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында укучылар Ирек Нәгыйм улының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.