Кояшлы хәзинә.
М.М. Пришвин китабының 80 еллыгына Чернышевка авыл китапханәсендә укучылар белән әңгәмә оештырылды. Пришвинның иҗатында табигать темасы гаять зур урын алып тора. Язучы урманнар буйлап күп йөргән, сәяхәт иткән һәм үзенең тәэсирләрен язып калдырган. М.М.Пришвин эсәрләре балалар әдәбиятының алтын фондына кертелгән. Язучының барлык әсәрләре дә диярлек ул үзе исән чакта ук басылып чыккан. Бу тасвирламалар гадәти булмаган, матурлыгы белән аерылып торган телдә бирелгән. Китапханәче укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, видеоролик тәкъдим итте. Ә балалар авторның китаплары буенча сорауларга җавап бирделәр.
