Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җитезләрне космонавт итеп алалар

Космонавтика көне- ракеталар, космик корабльләр һәм Җирнең ясалма иярченнәрен ясаучылар, космонавтлар, конструкторлар хөрмәтенә зур бәйрәм.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Каенлык авылы китапханәчесе мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны космонавтика үсеше тарихы белән таныштырды, балалар космосны беренче яулап алучылар, йолдызлар һәм планеталар, космонавтлар турында белделәр. Балалар шулай ук космик викторинада катнаштылар, табышмакларны һәм космик кроссвордны чиштеләр.