Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үз йолдызыңны кабыз.

1961 елның 12 апрелендә Җир шары  орбитасына дөньяда беренче тапкыр кеше белән космос корабын чыгаралар. Шуннан бирле бу көн Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә, ә дөньяда –Халыкара кешенең космоска очу көне. Космик киңлекне үзләштерү галимнәрне һәм сынаучыларны күптән кызыксындыра иде. Һәм менә 1961 елның 12 апрелендә “Восток” корабле ачык космоска бортта кеше белән беренче тапкыр чыгарыла. Корабльнең пилоты  – совет очучы-космонавты Юрий Гагарин булды, ул шушы көннән космосны буйсындыру символына әйләнде һәм XX гасырның иң танылган кешеләренең берсенә әверелде. Очыш  белән Сергей Королев, Леонид Воскресенский һәм Анатолий Кириллов җитәкчелек итә. Корабль стартны уңышлы үтә  һәм “Восток” ракета йөртүченең соңгы баскычы аерылганнан соң, безнең планета тирәли ирекле очыш ясала. Җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп узып, корабль Саратов өлкәсендә Смеловка авылы янында, Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта планлаштырылган урында җиргә төшә. Соңрак космонавт Герман Титов Советлар Союзында да, бөтен дөньяда да Космонавтика көнен гамәлгә кертергә тәкъдим итә. 1968 елның ноябрендә Халыкара авиация федерациясенең Генераль конференциясендә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак 12 апрельне раслау карарын кабул итәләр. Ә 2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясенең махсус пленар утырышында резолюция кабул ителә, аны 12 апрельдә Халыкара кешенең космоска очу көне дип игълан итә.

Чернышевка авыл китапханәсе  укучыларына В Контакте да үзенең диварында (https://vk.com/public218319648?w=wall-218319648_543) интеллектуаль  онлайн уен тәкъдим итте.