Сая авыл китапханәсе
Сая авылы китапханәсе 1959 елда оеша. Беренче китапханәче булып Алабуга культура агарту училищесын тәмамлаган Әхмәдиева Сания эшли башлый. 1962 елда китапханәче булып авыл советында эшләгән Шәйдуллина Зәйнәп эшкә керә.1979 елда китапханәгә әнисенең эшен Ахмадуллина Диләра дәвам итә. 1996 елда, Диләрә Мансур кызын Г. Исхакова алыштыра. 2000 елның маеннан китапханәдә Гайнутдинова Алсу эшкә керә, шул ук елның 12 октябреннән Әхмәдиева Нурия эшли башлый. 2017 елда китапханә клубның бер бүлмәсенә күчерелә.
Китапханәче: Әхмәдиева Нүрия Закария кызы
Контактлар:
Электрон почта: saya.bibka25@mail.ru, VGora.bibl25@tatar.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-25/
Китапханә адресы: 422711, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Сая авылы, Светлая урамы, 13 йорт.
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе -Җомга: 09.00 — 15.00
Шимбә: 08.00 – 14.00
