Минем иҗатым.
14 апрель Казаклар авыл китапханәсендә укучылар белән якташ язучыларыбыз белән танышып үтүне дәвам итеп якташ язучыбыз Ирек Сабиров тормыш юлы,иҗаты белән танышу өчен презентация карап үттек.Шулай ук презентция аша язучы турында кызыксындырган сорауларга җавап таптык, «Иҗат» , «Хатирәләр» шигырьләрен укып үттек.
Ирек Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау районы Мәмдәл авылында укытучы гаиләсендә туган. Рәсемле табигать, иҗат белән мавыккан гаиләнең йогынтысы әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уятуга ярдәм итә.
