Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачакның юбилей китаплары

Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә  2025 елда юбилейларын билгеләп үтүче яраткан балалар әсәрләренә багышланган чара утте. Мавыктыргыч презентация ярдәмендә китапханәче балаларга берничә буын укучыларының чын дуслары булган китаплар турында сөйләде. Балалар викториналарда актив катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, үзләренең эрудицияләрен һәм фантазияләрен күрсәтеп, конкурсларда көч сынаштылар. Чара юбиляр китаплар мотивлары буенча төшерелгән мультфильмнар карау белән тәмамланды, барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды.