Авыл урамнарына аларның исеме бирелгән
2025 елның 15 апрелендә Үзәк балалар китапханәсендә Биектау муниципаль районы төзелүгә 90 ел тулуга багышланган «Авыл урамнарына аларның исеме бирелгән» танып-белү сәгате үткәрелде. Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары Биектау авылы урамнары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Китапханәчеләр сөйләгәннәрдән балалар авылның исеме кайдан килеп чыкканлыгын, авыл тарихындагы мөһим тарихи вакыйгаларны, теге яки бу урамның исемнәрен йөрткән атаклы якташларын белделәр.
Чара слайд-презентация белән үрелеп барды, ул укучыларга районның тарихи үткәненә тулысынча чумарга , урамнарга исемнәре бирелгән кешеләрнең фотоларын күрергә мөмкинлек бирде: Александр Арбузов, Иван Мичурин, Габдулла Тукай, бертуган Балымовлар, Мария Кузнецова, Руслан Июдин һәм башкалар.
