Якташ исеме белән туган якны данлыйм!
Биектау районының барлык китапханәләрендә якташ язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү һәм укучыларны аларның иҗаты белән таныштыру күркәм традициягә әверелде.
Россиянең мәдәни байлыгы тарихына И. Н.Сабиров шагыйрь, Россия Язучылар берлеге (2003) һәм Татарстан Республикасы (2002), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Еманҗелинск муниципаль районының Мактаулы гражданы (2010), Еманжелинск шәһәренең «Яңа тормыш» газетасы редакциясе каршындагы «Элегия» әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2003), Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары (2004) буларак кереп кала.
14 апрель көнне Биектау районы китапханәләрендә якташ язучы И. Н.Сабировка багышланган төрле чаралар узды. Ирек Сабиров – шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Шигырьләрендә ул шигърият турында, хатын-кызга, туган иленә, үзе яшәгән һәм эшләгән Еманжелинск шәһәренә, әти-әниләренә, дусларына һәм кешеләргә булган мәхәббәте турында язган.
Биектау авылы китапханәсе хезмәткәрләре Ирек Сабиров иҗатына багышланган «Яратам һәм ышанам» исемле әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында укучылар Ирек Нәгыйм улының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Сая, Чувашли, Дачное авылы китапханәләрендә китапханәләрендә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәләре оештырылды. Чара барышында китапханәчеләр укучыларны И.Сабиров иҗаты буенча таныштыру әңгәмәләре үткәрделәр. Әңгәмә барышында мәхәббәт, Ватан турында шигырьләр яңгырады. Укучылар язучының язны яратуын һәм соклануын белделәр.Китап укучыларга бигрәк тә аның «Мәдхия», «Җәлил сурәте», «Бик еракта» шигырьләре ошады.
