Акыл штурмы
Чувашиле авылы китапханәсендә «Пушкинская картасы» программасы кысаларында «Акыл штурмы» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Ул яшүсмерләрнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән командалы мавыктыргыч уен иде. Сораулар да гадәти түгел һәм тематика да төрле иде. Катнашучылардан чикләнгән вакыт эчендә кызыксынучанлык, тиз реакция, игътибар, тиз төшенеп алу кебек сәләтләрен кулланып, биремнәрне коллектив чишү таләп ителде. Уенның сораулары китапханәдә булган китаплар буенча төзелде. Мероприятиенең ахырында йомгак ясаганда балалар нәтиҗәләрне күреп шатланыштылар.
