Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үз агачыңны утырт

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәттән башка планетаның имин торышы, димәк, киләчәге дә юк. Табигатьне ямьләндерүдә һәркем үзенең көченнән килгәнчә өлеш кертә, туган ягын, авылын, үз участогын яшелләндерүдә катнаша ала. 14 апрельдә Олы Битаман авылы китапханәсе «Экояз – 2025» акциясе кысаларында «Үз агачыңны утырт» дигән экологик сәгать үткәрде, укучылар белән бергә чия үсентеләре утырттылар. Җирдә яшеллеге һәм хәтта җимешләре белән сөендерүче агачлар күп булсын. Балаларны агач утыртуга җәлеп итү балаларның танып-белүен, кызыксынуын, күзәтүчәнлеген, китаплардан яңа белемнәр алу теләген үстерә. Утыртылган һәр агач – экологик иминлеккә өлеш кертү ул, аларны юкка гына «планетаның үпкәләре»дип атамыйлар.