Әйләнә-тирәдәге дөнья
Экология – заманның иң мөһим һәм глобаль мәсьәләләренең берсе. Фәнни-техник алгарыш экологик вәзгыятьнең кискенләшүенә китерде: табигый ресурсларның запаслары бетә, әйләнә-тирә мохит пычрана, кешеләрнең сәламәтлеге начарлана. Балаларны экологик проблемалар белән таныштыру өчен Олы Битаман авылы китапханәсендә әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар чиста суның кими баруын, урманнарны кисү аркасында елгалар һәм күлләр кибүен, аларны химик матдәләр белән пычратуларын белделәр. Интенсив рәвештә «планетаның пеләшләнүе» бара, ә бит урман – ул планетаның үпкәсе, кошлар һәм җәнлекләр өчен йорт. Китапханәче балаларга бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән күп кенә чаралар уздырылуы турында сөйләде. Аларга тыюлыклар, милли парклар, питомниклар һәм ботаника бакчалары булдыру керә. Аннары балалар әйләнә-тирә дөнья турындагы китаплар белән таныштылар, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр.
