Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чәчәк үстерүчегә язгы киңәшләр

16 апрель көнне «Гөлчәчәк» клубы чәчәк үстерергә яратучы ханымнарны җыйды. Күпләр инде чәчү һәм күчереп утырту эшләрен башлады, шуңа күрә «Чәчәк үстерүчегә язгы киңәшләр» темасы сайланды. Өй яны бакчаларында яратып үстерелә торган чәчәкләр генә түгел, бүлмә гөлләре турында да сөйләшенде.  Клуб җитәкчесе ботакчыкларны ничек кисү, тамырландыру, нинди туфрак сайлау, теге яки бу чәчәкне ничек карау турында аңлатты, сорауларга җавап бирде. Клубка йөрүчеләр бер-берсе белән үсентеләр дә алыштылар. Тәкъдим ителгән күргәзмәдәге мәгълүмат белән дә кызыксынып таныштылар.