Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең тарих

Китапханә хезмәткәрләре Биектау районының 90 еллык юбилее уңаеннан «Эзләнү» кызыксыну клубына йөрүче укучылар белән «Безнең тарих» исемле туган якны өйрәнү сәгатен әзерләде һәм үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар авылыбыз тарихы битләре буйлап сәяхәт иттеләр. Укучылар авылның истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре турында белделәр, китапханәче районның горурлыгына әверелгән авыл кешеләре турында сөйләде. Китапханәче укучыларны авыл һәм район турындагы туган якны өйрәнү китаплары белән таныштырды.