Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү

Шәпше авыл китапханәсе яшьләр өчен «Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү» дигән мастер-класс үткәрде. Китапханәче катнашучыларны тукымага буяу тарихы һәм техникасы белән таныштырды. Иске әйберләргә яңа тормыш биргән кабатланмас рәсемнәр белән бизәлгән кием һәм сумкалардан күргәзмә әзерләде. Тукымага рәсем ясау һәм сурәт сайлау технологиясе белән танышканнан соң, балалар, уйланылган идеяләрне тормышка ашырып, чараның практик өлешенә керештеләр.