Китапханәнең нәни кунаклары.
18 апрель көнне “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр Чернышевка китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче аларга Татарстан Республикасы турында, республикада яшәүче төрле милләт халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар “Татар орнаменты” дип исемләнгән видео-презентация карадылар, Татарстан турында китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. «Татарстан. Мы вместе. Без бергә» китабына аерым игътибар бирелде. Балаларга үзләренең тәрбиячеләре һәм китапханәче кигән милли киемнәр бик ошады. Ә китапханәче кулы белән эшләнгән милли киемдәге курчак һәм хатын-кызлар өчен ясалган күкрәкчәләрне аеруча кызыксынып, куллары белән тотып карадылар. Ә соңыннан китапханә буенча кызыклы экскурсия үткәрелде.
