Туган ягымның әдәби байлыгы
Биектау авыл китапханәсе Туган тел көненә багышланган гомуммәктәп чарасында «Туган ягымның әдәби байлыгы» исемле күргәзмә белән катнашты. Кичәнең кунаклары якташ язучыларыбыз Алмаз Гыймадиев һәм Ләлә Гыймадиева иде. Алар үзләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Чараның икенче өлеше – якташ язучыларның иҗаты буенча төзелгән «Тапкырлар һәм зирәкләр» интерактив уены. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, шигырьләр укыдылар, татар җырларын башкардылар. Чара азагында бергәләп татар теленең гимнына әверелгән «Туган тел» җырын җырладылар һәм китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.
