“Нина Павлованың яшел китап битләре”
15 нче февраль көнне Дөбъяз авыл китапханәсе биолог, укытучы, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың туган көненә һәм Укытучы белән Остаз елына туры килгән 7нче Төбәкара “Нина Павлованың китапларын уку” акциясында катнашты.
Китапханәче 1 класс укучылары өчен “Нина Павлованың яшел китап битләре” дип аталган әдәби сәгать үткәрде. Яшь укучылар В.В. Бианки өчен язылган Нина Павлованың “Колхоз хәбәрләре” һәм “Хәйләкәр тузганак” әкиятен игътибар белән тыңладылар. Укыганнары турында сөйләшкәннән соң, балалар Н.М.Павлованың китаплары безне әйләнә-тирәдәге табигать турында, һәр тереклек турында кайгыртырга өйрәтәләр, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Ахырда, балалар пуантилизм техникасын кулланып, үзләренең “хәйләкәр тузганакларын” ясадылар.
