Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү
21 апрель көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча «Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү» дигән чара булып узды. Китапханәдә яшүсмерләр акрил буяулар ярдәмендә тукымага рәсем ясап карадылар. Чарада балалар тукымага рәсем ясау технологиясен өйрәнделәр, Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк» китабындагы күп санлы татар халык бизәкләре белән таныштылар. Катнашучылар тукымага рәсем төшерү тарихы белән дә таныштылар. Чара ахырына яшүсмерләрнең оригиналь эшләре әзер иде.
